news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә “Халык контроле”н булдыруда Татарстан тәҗрибәсен кулланачаклар

“Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите” юнәлеше буенча эшче төркемне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Россиядә “Халык контроле”н булдыруда Татарстан тәҗрибәсен кулланачаклар
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Россия төбәкләренә “Халык контроле” системасын булдыруда Татарстан тәҗрибәсен кулланырга кушты. Бу хакта “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыру өчен җәмәгатьчелек белән фикер алышу нәтиҗәләре буенча расланган документта хәбәр ителә. Очрашу 2019 елның 12 февралендә булган. Документ Россия Президенты порталында басылып чыккан.

Татарстан Президенты җитәкләгән “Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите” юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советының Эшче төркеменә “Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасын булдыру һәм эшләтү тәҗрибәсен Россия Федерациясе субъектларында берләштерү һәм тарату” йөкләнгән.

Моннан тыш, төркемгә “экспертлар җәлеп итеп, шәһәр мохите үсешендә гражданнар катнашын арттыру мөмкинлеген карау” да йөкләнгән. 

Докладны 2019 елның 1 июненә кадәр тапшырырга кирәк, диелә документта. 

news_right_1
news_right_2
news_bot