news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә хәрби билет белән циркка тамаша карарга кереп булачак

Бу хакта «Росгосцирк» генераль директоры Владимир Шемякин РФ Мәдәният министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). «Росгосцирк» белән Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләрнең хәрби билет күрсәтеп цирк  тамашаларын карарга керү мөмкинлеген турында фикер алыша. Бу хакта «Росгосцирк» генераль директоры Владимир Шемякин РФ Мәдәният министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Без барлык субъектларда да бик күп социаль программалар эшлибез. Хәзер бездә РФ Оборона министрлыгы белән кызыклы килешү дә бар. Ведомство ял үзәкләрен торгыза, безнең хәрби хезмәткәрләр үз хәрби билетлары буенча циркларга йөрсен өчен килешү бар. Бу Оборона министрлыгына да, безгә дә файдалы булачак», - диде Владимир Шемякин.

  • Элегрәк Мәдәният министрлыгында Росгосциркның генераль директоры вазифасына конкурс булды. Ул ике этапта булды, икенчесенә ике кандидат узды. Апрельдән компаниянең генераль директоры вазифаларын башкаручы итеп Владимир Шемякин билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot