news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хәмер кулланучылар һәм тәмәке тартучылар саны кимегән

Россиядә соңгы елларда тәмәке тартучылар саны 20 процентка кимегән, ә хәмер куллану 13,5 процентка төшкән.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, Россиядә соңгы елларда спорт белән шөгыльләнүче һәм актив тормыш рәвеше алып баручылар саны арткан. Россиядә, соңгы елларда тәмәке тартучылар саны 20 процентка кимегән, ә хәмер куллану 13,5 процентка төшкән, дип белдерде Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. Бу хакта "Интерфакс" яза. 

"Яңа гына өлкән яшьтәге Россия халкының тәмәке тарту ешлыгы тикшерелде. Соңгы елларда безнең илдә тәмәке тартуның 20 процентка кимүе күзәтелгән", – дип җиткерде Вероника Скворцова, төбәкләрнең иҗтимагый инновацияләре форумында.

Халыкара тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, Россия яшьләренең күрсәткече тагын да яхшырак дип билгеләп үтте Вероника Скворцова. Яшьләр арасында тәмәке тартучылар саны 3,5 тапкырга кимегән. Министр сүзләре буенча, Россиядә хәмер куллану 13,5 процентка төшкән.

"Актив тормыш рәвеше алып бару, спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү шактый  кискен – 18 процентка арткан", – дип өстәгән министр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100