Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә хәмер эчүчеләр саны кимегән
Бу алкоголь белән агулануны гына түгел, ә алкоголь белән бәйле башка тайпылышлар санын да киметкән.
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). 2009 елдан башлап Россиядә спиртлы эчемлекләрне азрак эчә башлаганнар. Бер кеше өчен алкоголь куллану елына 18 литрдан 12,5 литрга кимегән. Бу хакта Сербский исемендәге Наркология һәм психиатрия милли медицина тикшеренү үзәге филиалы – Милли фәнни үзәк директоры Татьяна Клименкога сылтама белән "Интерфакс" яза.
Ул биргән мәгълүматлар буенча наркотиклар куллану да кимегән. Шул ук вакытта мәктәп укучылары арасында наркотиклар куллану арта, дип өстәгән Клименко.
2019 елның апрелендә Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә бер кешегә алкоголь куллану җиде ел эчендә ике тапкырга кимегәнен хәбәр иткән иде. Әлеге сан 2018 елда 9,3 литр булган.
Ведомство мәгълүматлары буенча бу алкоголь белән агулануны гына түгел, ә алкоголь белән бәйле башка тайпылышлар санын да азайткан. Беренче чиратта, эшкә яраклы ир-атларның үлеме 2012 елдан башлап 18 процентка кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз