Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә "хәләл" кунакханәләр йолдызлар урынына ай билгесе белән бәяләнәчәк
Россиядә "хәләл" стандартлы кунакханә номерларын бердәм броньлау системасы пәйда булды
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Россиядә "хәләл" стандартлы кунакханә номерларын бердәм броньлау системасы пәйда булды. Бу хакта Россия мөфтиләре шурасы белән килешеп бу проектны чынга ашыру хокукы алган "Вектор" компанияләр төркеме генераль директоры Георгий Жашков хәбәр итә, дип яза "ТАСС".
Кунакханәләр өчен сынау режимында бердәм броньлау порталы, махсус колл-үзәк эшләтеп җибәрелгән дип сөйләде Жашков.
Россия мөфтиләре шурасының "Хәләл" Халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәгендә белдерүләренчә, мөселманнар өчен номерлар броньлый торган аерым сайтлар 2014 елдан бирле эшли, әмма кунакханәдә барлык номерлар да ислам кануннарына туры килми. Бердәм броньлау сервисы һәм сертификацияләү стандартлары бу проблеманы хәл итәргә тиеш.
Мөселманнар өчен номер илнең берничә төбәгендә, шул исәптә Казанда да бар, дип сөйләде Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан Аббасов һәм бу өстенлекле юнәлеш мөселман илләреннән туристлар агымын арттырырга мөмкин дип өстәде.
Мөселманнар өчен номерлар әзерләү һәм сертификат алу өчен кунакханәләр хуҗаларына "Хәләл" Стандартлаштыру һәм сертификацияләү халыкара үзәгенә заявка бирергә кирәк. Тикшерүдән һәм персоналны өйрәтүдән соң документ бөтен кунакханәгә түгел, ә берничә бүлмәгә бирелә.
Сертификацияләү буенча бөтен дөнья буенча кабул ителгән "йолдызлар" урынына "хәләл" кунакханәләрдә бердән алып биш ай билгесе белән бәяләнәчәк. Бер ай белән Коръән нөсхәләре, намаз вакыты, Кыйбла күрсәтелгән, "хәләл" кафесы яки хәләл ризыклар китертү турында мәгълүмат булган кунакханә бәяләнә, ә ислам нормаларына тулысынча туры килгән кунакханә биш айлы булачак, анда аерым аш-су бүлмәсе, бассейн, сауна, чәчтарашханә һәм кунаклар белән бер җенестәге персонал булырга тиеш.
(Гөлүзә Василова әзерләде).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз