news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә гриппка каршы яңа вакцинага күчәргә ниятлиләр

Вакциналар грипп вирусының А(H1N1)09, A(H3N2) актуаль штаммнарын һәм ике линиясен үз эченә ала.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Роспотребнадзор һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы гриппка каршы яңа вакцинага күчү планын раслады. Анда В гриппының дүртенче антигены керәчәк. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакциналар грипп вирусының А(H1N1)09, A(H3N2) актуаль штаммнарын һәм ике линиясен үз эченә ала. Яңа вакцинага 2019-2021 елларда күчү күздә тотыла.

Моңа кадәр Россиядә гриппка каршы өч компонентлы вакциналар гына кулланыла иде, дип искәрттеләр министрлыкта.

«Алдынгы технологияләр куллану ярдәмендә гриппка каршы квадривалент вакциналар булдыру — Россия фәненең сизелерлек уңышы», - диелә ведомство хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100