Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә грипп сәбәпле 15 мәктәп ябылган
Атналык эпидемик чикне узу Россиянең өч регионы: Коми Республикасы, Чиләбе өлкәсе, Кемерово өлкәсендә теркәлгән.
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Россиянең өч төбәгендә грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекцияләр белән авыручылар күбәйгән, 15 мәктәптә укулар туктатылган, дип белдергән РИА Новости агентлыгына Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова.
"Узган 14 нче атнада грипп һәм тын юллары кискен вируслы инфекцияләрнең кимүе дәвам итә, әмма грипп бик акрын чигенә", — диде Попова. Аның сүзләренчә, атналык эпидемик чикне узу Россиянең өч регионы: Коми Республикасы, Чиләбе өлкәсе, Кемерово өлкәсендә теркәлгән.
Аның белдерүенчә, Россиядә эпидемия процессын туктату өчен 15 мәктәп ябылган.
Попова шулай ук, ике яшькә кадәр балалар арасында атналык эпидемия чиге 4 төбәктә арткан, 3 тән 6 яшькә кадәр – алты төбәктә, мәктәп укучылары арасында – ике төбәктә. 15 яшьтән өлкәнрәкләр арасында атналык чикне узу ике атна рәттән теркәлмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз