Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә гражданлык алу кагыйдәләрен үзгәртәләр
Әлеге тәкъдим Икътисади үсеш министрлыгы 2020-2022 елларга федераль бюджет проектына әзерләгән документларда язылган.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россия паспортын алуга дәгъва кылучы чит ил кешеләренә беренче гражданлыгын сакларга рөхсәт ителергә мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Әлеге идея Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан 2020-2022 елларга федераль бюджет проектына әзерләгән документларда чагылыш тапкан.
Ведомствода аңлатуларынча, киләчәктә миграция сәясәтен гамәлгә ашыру башка гражданлыктан баш тарту турындагы мәҗбүри таләпне гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Россия югары уку йортларында, БДБ һәм Балтыйк буе илләренең әйдәп баручы мәгариф оешмаларында белем алган чит ил кешеләре өчен вакытлыча яшәүгә, яшәүгә рөхсәт алу тәртибен һәм гражданлыгы алу тәртибен кыскартырга планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз