news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә гражданлыгы булмаган кешеләр өчен таныклык булдырыла

Документ Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан эшләнә.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Россиядә паспорттан башка махсус документ ярдәмендә шәхесне ачыклау мөмкин булачак. Шундый документка канун проекты эшләү бара, дип хәбәр итә “Известия”, хөкүмәт һәм көч структураларындагы чыганакларга сылтама белән.

Документның шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан эшләнүе билгеле. Әлеге документ вакытлыча яшәү урыны алганчыга кадәр гамәлдә булачак. Аны алырдай кешеләр чит ил кешеләрен вакытлыча тоту урыннарында һәм төн кунып чыгу җирләрендә күп.

Документта хуҗасы турында төп мәгълүматлар, адресы һәм фотографиясе бирелә. Әлеге таныклык шәхесен билгеләүче документлары булмаганнарга да биреләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100