Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә гомер озынлыгы тарихи югарылыкка җитте
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге күрсәткеч хәзер 72 ел да 6 ай тәшкил итә.
(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Россиядә гомер озынлыгы тарихи югарылыкка җитте һәм ул уртача 72 ел да 6 ай тәшкил итә. Бу хакта Дәүләт Думасында чәршәмбе көнне Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
“Төгәлләнеп килә торган 2017 елда Россия халкының уртача гомер озынлыгы тарихи максимумга – 72 ел да 6 айга җитте”, – дигән ул.
Шул ук вакытта, министр сүзләренчә, 2005 елдан Россиядә гомер озынлыгы уртача 7 ел да 2 айга арткан. “Ир-атларда ул 8 ел да 6 айга, хатын-кызларда 5 елга артты”, – дип аңлаткан министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз