Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядәге татар оешмаларын Татарстан Хөкүмәте гранты бәйгесендә катнашырга чакыралар
Бәйгедә закон тәртибендә теркәлгән һәм бәйге башланганга кадәр үз эшчәнлекләрен бер елдан да ким алып бармаган иҗтимагый оешмалар катнаша ала.
(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Этномәдәни проектларга ярдәм максатыннан Татарстан Хөкүмәте грантын алуга бәйге игълан ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Татарстан Мәдәният министрлыгы Россия төбәкләрендәге этномәдәни проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм йөзеннән Татарстан Хөкүмәте грантына бәйге игълан итте.
Грантлар Россия төбәкләрендә милли традиция һәм йолаларны, татар милли мәдәниятен саклаучы һәм үстерүче проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешмаларга бирелә. Биредә Татарстан Республикасы керми.
Бәйгедә закон тәртибендә теркәлгән һәм бәйге башланганга кадәр үз эшчәнлекләрен бер елдан да ким алып бармаган иҗтимагый оешмалар катнаша ала.
2018 елда гомуми финанслану күләме – 10 млн сум.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2018 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз