news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядәге мөфтиятләрне бергә кушу мөмкин түгел - Россия мөселманнарының дини шурасы рәисе

Диния нәзарәтенең дәүләт белән дин арасындагы элемтә, руслар белән татарлар арасын җайга салу буенча тәҗрибәсен югалтырга ярамый, ди Әлбир Крганов.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиядә мөселманнар белән идарә итү системасы нәтиҗәле эшләсен өчен ничә мөфтият булырга тиешлеген әйтүе кыен. Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнарының дини шурасы җитәкчесе Әлбир Крганов шулай дип саный. Бүген “Ярдәм“ тернәкләндерү үзәгендә узган матбугат очрашуында ул Россиядәге мөфтиятләрне кушу мөмкин түгел, диде.

“Мисал өчен, Кавказ Россия белән бербөтен булган очракта да, аның мөфтиятен кушу кыен. Аларның милли үзенчәлекләре, дини үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре бар. Боларны кушып, бер тәңгәллеккә китерү кыен һәм моны кабул итәргә кирәк”, - диде Мөфти Ә. Крганов.

Мисалга ул Татарстан мөфтиятенең мөстәкыйль рәвештә эшчәнлек алып баруын, көч кулланып, аны Мәскәү мөфтиятенә яки башка мөфтиятләргә кертү мөмкин түгеллеген әйтте.

“Беренчедән, канун ягыннан без үзебез ничек теләсәк — шулай эшли алабыз. Икенчедән, башка төбәкләр “без Татарстаннан да күбрәк эшләр башкарабыз”, дия алмый. Дөресен әйтергә кирәк, аларның андый алдынгы эшләре юк. Кайсы мөфтият: без сездән күбрәк эшлибез, әйдә безгә ияреп барыгыз дия ала? Андый эшләрне әле минем күргәнем юк. Федераль чараларда йөрү, исемнәргә лаек булу ул бер нәрсә, ә эш алып бару, аны системага салып эшләтү моделе әлегә Татарстанда гына бар”, - диде Әлбир Крганов.

Аның фикеренчә, һәр дини оешманың киләчәге үзеннән тора. Бары үз мисалыңда, үз эшләреңне күрсәтеп кенә үз артыңнан ияртергә мөмкин, ди ул.

“Безгә Үзәк Диния нәзарәте моделен югалтырга ярамый. Аның 230 еллык исеме, дәрәҗәсе, тәҗрибәсе бар. Диния нәзарәтенең дәүләт белән дин арасындагы элемтә, христианнар белән мөселманнар, руслар белән татарлар арасын җайга салу тәҗрибәсен безгә югалтырга ярамый. Безгә аның дәрәҗәсен сакларга кирәк. Милләт буларак, татарлар кайда гына яшәсәк тә, без моны аңларга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады мөфти.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100