Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядәге иң зур татар авылы Урта Әләзән тарихына багышланган китап тәкъдир ителде
Россиядәге иң зур татар авылы Урта Әләзән тарихына багышланган китап тәкъдир ителде
(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Кичә Бөтен татар конгрессы Башкарма комитетында Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылына багышланган “Средняя Елюзань: страницы истории самого курпного татарского села России” дип исемләнгән рус телендәге китапны тәкъдир итү чарасы булды. Чарада конгресс җитәкчесе Ринат Закиров, драматург Туфан Миңнуллин, филология фәннәре докторы Хатыйб Миңнегулов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтәрияте җиткәчесе Казыйм Дибердеев һәм башкалар катнашты.
Россия тарихында уникаль тарихка ия, социаль-икътисадый аерым урын алып торучы Урта Әләзән авылына 1681 елда татар морзалары тарафыннан нигез салынган була. Бүгенге көндә биредә 8678 кеше яши.
Чыгышы белән шушы авылдан булган Наилә Китаева һәм аның җәмәгате Ринат Мәрданов тарафыннан әзерләнгән басма 10000 тираж белән Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Китапта Россиядә даны еракларга таралган әлеге авыл тарихы гына түгел, ә татар тарихының да бер өлеше чагылыш тапкан дисәк, ялгыш булмас. Татар халкы тарихына багышланган бүлекне дә китапка кертүләрен авторлар милләттәшләребезнең күбесенең халкыбыз тарихын белеп бетермәүләре белән аңлатты.
Наилә Китаева белеме буенча физик-математик, ә Ринат Мәрданов — тарихчы. Китап язу уе Наилә ханым идеясе белән башкарыла. Ни өчен әлеге эшкә алынуын ул: “Без үз җиребездә яшибез һәм безнең курыкмыйча бар эшне дә эшләргә тулы хакыбыз бар”, - дип аңлатты.
Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: авторлар Россиядәге тагын берничә авыл тарихын да өйрәнә башлаган. Иншалла, алар турында да китап дөнья күрер.
Тәкъдир итү чарасында чыгыш ясаган драматург Туфан Миңнуллин китапка уңай бәя биреп: “Мин Урта Әләзәндә булып шаккатып кайткан идем: халкыбызның дәвамын күреп, соклану кичердем. Әлеге хезмәт — андагы кебек матур яшәү рәвешен күпләргә күрсәтүче чара. Ә татарның иң яхшы сыйфатларын үзенә туплаган милләттәшләребезнең бүгенге шартларда шушылай берләшеп яшәве — безгә үрнәк булырга тиеш”.
Тарих фәннәре белгече Дамир Исхаков: “Китап кызыклы жанрда язылган. Бездә инде төбәкчелек тарихы буенча шактый китаплар чыккан иде, әмма бу китапка милли тарих та кушылган. Шуңа күрә, аны укыган вакытта милли тарихтан конкрет тарихка кереп китү хисе барлыкка килә. Әлеге жанрны мин уңышлы дип саныйм: китапны укыган гади авыл халкы да тарихны үз башыннан кичерә һәм үзенең урынын билгели ала”, - дип белдерде.
“Урта Әләзән авылы үзе бер мисал. Шушы мисал нигезендә без татар авыллары проблемалары турында сөйләшергә тиеш. Биредә Татарстан өчен дә, чит төбәкләрдәге татар авыллары өчен дә өйрәнерлек материал бар”, - диде Ринат Закиров.
Хатыйб Миңнегулов исә үзенең чыгышында Урта Әләзән мисалыннан чыгып, түбәндәге фикерләрне җиткерде.“Авылларны төзү белән генә чикләнеп калмыйча, аларда милли рухны, Ислам рухын, гореф-гадәтләрне саклап калу зарур; шул ук вакытта зур авыллар белән бергә, кечкенә авылларның да тарихын язарга кирәк”, - дип белдерде.
Китап белән бергә, бу көнне Әләзәнгә багышланган җыр да тәкъдир ителде. “Әләзән” дигән җырны шагыйрь Рафис Корбан сүзләренә Илгиз Закиров иҗат иткән.
Күптән түгел нәшер ителүенә карамастан, Урта Әләзән тарихына багышланган басма Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребездә дә кызыксыну уяткан. Әлеге уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин китапның тиздән сатуга чыгачагын, шулай ук республикадан читтә дә таратылачагын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз