news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядәге иң зур ифтарда Чечня татарлары да катнашачак

Гребенская станицасында 600 татар яши

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов, Гөлшат Ганиева) Грозныйда узачак Россия тарихындагы иң зур күләмле ифтарда Чечня Республикасының Шелковская районы Гребенская станицасы татарлары да катнашачак. Бу хакта җирлек башлыгы Хамболат Найбарханов хәбәр итте.

Искәртеп узабыз: Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров 1 июль көнне ифтарга килергә чакырып чыгыш ясаган иде, ул Грозный шәһәренең үзәк урамнарында узачак.

"Без бөтен шәһәр халкын ифтарда катнашу өчен Грозный үзәгенә чакырабыз. Барлык дин тотучыларны бүгенге төнне безнең белән Ходай Тәгаләне, аның илчесе Мөхәммәд пәйгамбәрне искә алып, мәчетләрдә үткәрүен сорар идем", - дигән Р.Кадыйров.

Грозный мэры Мөслим Хучиев хәйрия акциясен үткәрү өчен 2500 өстәл урнаштырылачагын, аларның гомум озынлыгы 18 чакрымнан артып китүен әйтте. "Ифтарны үткәрүгә бәйле барлык чыгымнарны Россия герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйров исемендәге Төбәк иҗтимагый фонды үз өстенә ала. Ифтарда 36 меңгә якын кеше җыелыр дип көтелә", - диде Хучиев.

Станица башлыгы Хамболат Найбарханов хәбәр иткәнчә, республика ифтарында Гребенскаяда гомер кичерүче чечен, татар һәм кумык милләте вәкилләре дә катнашачак.
"Без республика башлыгының бу фикерне әйтүе белән горурланабыз. Республикада яшәүче һәркем шулай әйтер дип уйлыйм. Минемчә, ифтар кешеләрне берләштерә. Бездә төрле милләтләр, үзегез дә аңлыйсыздыр, төрле агымнар да бар, ә бу чара безне бергә туплый. Мөселман ул - туган да, иптәш тә, иң якын кеше дә. Аның янәшәдә булуы иң мөһиме, ә аның нинди кеше булуының аермасы юк. Мин ифтар исламның тынычлык дине булуын күрсәтә дип уйлыйм. Мөселманның үз өстәленә күршесендә яшәүче мөселманны чакыруы яхшы һәм Аллаһына рәхмәтенә ирешә торган эш дип саныйм. Ә берничә дистә мең кешене бер табынга чакыруны мин безнең хыялларның тормышка ашуы дип бәяли алам", - диде “Татар-информ” агентлыгына станица башлыгы.

Гребенскаяда өч мәчет эшли, аларның берсен, шартлы рәвештә, "татарлар мәчете" дип йөртәләр, чөнки ул станицаның татарлар яши торган ягында урнашкан. Мәчетнең имам-хатыйбы Ваха Юзикиев та милләте буенча татар. Мәчет бинасы 2003 елда Чечняның беренче Президенты Әхмәт-Хаҗи Кадыйров ярдәме белән төзелә башлаган. Ә 2006 елда аның улы, республиканың хәзерге җитәкчесе Рамзан Кадыйров булышлыгы белән төзелеп беткән. Имам-хатыйб әйтүенчә, мәчет Хәнәфи мәзһәбенә нигез салган Әбү-Хәнифә исемен йөртә.

Ваха Юзикиев бөтен имамнарның да ифтарны түземсезләнеп көтүен әйтте.

"Бу Чечня башлыгы, ин тәкъва кеше - Рамзан Кадыйров башлангычы белән тормышка ашырыла. Аның барчабызга да яхшылык эшлисе килә. Бу ифтардан да яхшырак нәрсә булсын? Анда танышы да, таныш түгеле дә күрешә, аралаша, бер-берсен котлый", - диде имам-хатыйб.

Ваха Юзикиев былтыр да Грозныйда узган республика ифтарында катнашкан. Аның әйтүенчә, быел республика ифтарында Гребенскаядан 50ләп татар барырга мөмкин. Болар – автобусларда, имам белән бергә баручылар гына. Үз транспортларында баручыларның санын имам-хатыйб әйтергә авырсынды.

"Бу станицада яшәүче татарлар үзләрен бик яхшы хис итә, биредә безгә зур хөрмәт белән карыйлар. Без туганлашып беттек, хәзер менә бу чечен, ә бу татар дию кыен. Ә ифтар авыр чакта да, шатлыкта да безнең бергә икәнне тоярга мөмкинлек бирә. Бу безгә күпмилләтле дуслык бирә", - дип билгеләп үтте ул.

Соңгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Гребенская станицасында 6 мең кеше яши, шуларның 600е – татарлар. Татарлар Гребенскаяны үзләренчә – “Яңакала” дип, Шелковскаяны “Сарапан” дип йөртәләр. Татарларның бу якларга килеп чыгуы хакында ике фараз бар. Беренчесе – алар Петр Первый заманында бу якларга тылмачлар булачак җибәрелгәннәр, икенче фараз буенча, алар Кавказ сугышлары вакытында имам Шамилгә әсирлеккә эләккән сугышчыларның буыны.

 Фотоларда - Гребенская мәчетендә намаз, имам-хатыйб Ваха Юзикеев "татар" мәчете янында

news_right_1
news_right_2
news_bot