news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядәге 90 процент яшелчә үзебездә җитештерелгән

Бу күрсәткечне тагын да яхшырту өчен булган теплица комплексларын тагын да камилләштерергә кирәк, ди Россия Авыл хуҗалыгы министры.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). 2016 ел нәтиҗәләре буенча, Россиядәге 90 процент яшелчә үзебездә җитештерелгән. Бу күрсәткечне яхшырту өчен булган теплица комплексларын тагын да камилләштерергә кирәк, дип белдергән Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев. Бу турыда Риа-Новости.

"Яшелчәләрне теплицада җитештерү 2016 елда 8 процентка – 691 мең тоннга кадәр артты. Файдаланышка 160 гектар кышкы теплица кертелде. Үткән ел нәтиҗәләре буенча, Россиядәге 90 процент яшелчә дәүләтнең үзендә җитештерелгән", – дип хәбәр итте Ткачев Бөтенроссия агрономнар киңәшмәсенәдә .

Ләкин үзебезнең илдә җитештерелгән яшелчәләр белән тәэмин ителеш ихтыяҗларны тулысынча капласын өчен (бигрәк тә помидор һәм кыяр буенча) 2020 елга кадәр ел саен җитештерүне 200 мең тоннага арттырып барырга кирәк. “Моның өчен тагын елына 400 гектар теплица комплексы төзергә, булганнарын камилләштерергә кирәк”, - дип өстәде ул.

Читтән кергән җиләк-җимешне алмаштыру өчен 15 мең гектар бакча булдыру мөһим. “Бу исә дүрт елдан өстәмә 70 мең гектар бакча бирәчәк, җиләк-җимеш җитештерү 500 мең тоннага артачак.  2025 елга бу күләмне 1,5 млн тоннага арттыру мөмкинлеге туачак”, – диде Ткачев.

2016 елда 14 мең гектарга якын бакчалар булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100