news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә гаммәви мәгълүмат чарасын теркәгән өчен дәүләт пошлинасы күләме үзгәрергә мөмкин

Балалар, яшүсмерләр, инвалидлар өчен чыгарылучы матбугат чараларына дәүләт пошлинасын 5 тапкырка киметергә тәкъдим бар.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Дәүләт Думасында илдә гаммәви мәгълүмат чарасын теркәү өчен дәүләт пошлинасының бердәм күләмен булдыру һәм аның бәясен арттыру турында закон проекты карала. Россия Салым кодексына үзгәрешләр кертүне күз уңында тоткан әлеге закон проектын Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән, дип хәбәр итә ТАСС.

Шулай итеп, Россиянең бөтен территориясендә һәм аннан да читтә таратылучы, шулай ук илнең берничә субъектында таратылучы гаммәви мәгълүмат чараларын теркәү өчен дәүләт пошлинасын 8 мең сум күләмендә билгеләргә, әгәр дә бер генә субъект яки торак пункт эчендә таратылса, 4 мең сум түләтергә тәкъдим ителә. Чит ил вакытлы матбугатын таратырга рөхсәт алу өчен дәүләт пошлинасы 8 мең сум торырга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыкны кабаттан ясатып алган өчен дәүләт пошлинасы 350 сум булачак.

Шул ук вакытта закон проекты дәүләт пошлинасын түләткәндә гаммәви мәгълүмат чараларының үзенчәлекләрен исәпкә алуны таләп итә: реклама басмаларына дәүләт пошлинасын 5 тапкырга, эротик басмаларга 10 тапкырка арттырырга, ә балалар, яшүсмерләр, инвалидлар өчен чыгарылучы матбугат чараларына дәүләт пошлинасын 5 тапкырка киметергә тәкъдим бар.

Хәзерге вакытта исә Россия Салым кодексы буенча гаммәви мәгълүмат чарасын теркәгән өчен дәүләт пошлинасы күләме аның таратылу формасына, таратылу территориясенә, махсуслашуына карап билгеләнә. Яңа закон проекты депутатлар тарафыннан кабул ителгән очракта, ул 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100