news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Гадәттән тыш демографик комиссияне гамәлгә куярга тәкъдим итәләр

Инициатива авторы сүзләренчә, илдә демография өлкәсендә “гадәттән тыш вазгыять” күзәтелә.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Демография, миграция һәм төбәк үсеше институты Россиядә Гадәттән тыш демографик комиссияне гамәлгә куярга тәкъдим итте, дип яза RT.

Инициатива авторы, оешманың күзәтчелек советы рәисе Владимир Крупнов сүзләренчә, илдә демография өлкәсендә “гадәттән тыш вазгыять” күзәтелә. Россия Президенты Путинга юлланган хатта түбәндәге статистиканы китерә: 2017 елның гыйнвар-октябрендә туучылар саны 170 мең кешегә кимегән, бу чорда үлүчеләр саны 115 мең кеше тәшкил иткән.

Крупнов демографик проблеманы эш урыннары булдыру, торак бирү һәм акчалата пособияләр түләү ярдәмендә хәл итәргә тәкъдим итә.

Ноябрьдә Владимир Путин гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларыхакында хәбәр итте. Аерым алганда, президент ана капиталын 2021 ел ахырына кадәр озайтырга, 2018 елдан икенче һәм өченче бала туган гаиләләргә ипотека кредиты буенча махсус программаны эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте. Моннан тыш, гыйнвардан беренче балага адреслы айлык түләүләр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100