news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә физкультура һәм спорт үсешенә 2009 елдан башлап 481 миллиард сум акча тотылган

Виталий Мутко сүзләренчә, спорт белән шөгыльләнүчеләр саны ике тапкыр арткан.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко белдергәнчә, 2009 ел белән чагыштырганда, илдә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны ике тапкыр арткан.

"Спорт һәрвакытта да ил хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып торды. Без зур адым ясадык, 2009 елдан гына физкультура һәм спортны үстерүгә 481 миллиард сум акча тоттык. Бу – гаять зур ресурс", – дип билгеләп үткән ул.

Узган ел бездә “Россия Федерациясендә 2016-2020 елларда физик культура һәм спортны үстерү” буенча федераль максатчан программа тормышка ашырыла башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100