news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә «фитнес белгече» дигән һөнәр барлыкка килергә мөмкин

Иҗтимагый палатада узган түгәрәк өстәл утырышында шундый карар кабул ителгән.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Фикультура комитеты, шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау, Спорт министрлыклары экспертлары «фитнес белгече» һөнәри стандартларын эшләргә алыначак, дип хәбәр итә РИА Новости.

RT билгеләп үткәнчә, Иҗтимагый палатада узган түгәрәк өстәл утырышында шундый карар кабул ителгән.

Утырышның модераторы, Иҗтимагый палатаның сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм физкультура комиссиясе әгъзасы Елена Истягина-Елисеева сүзләренчә, фитнес-индустриядә коммерция хезмәтләре канун тарафыннан җайга салынмаган диярлек.

«Канунда фитнес-индустрия дигән төшенчә юк, әлеге өлкәдә эшләүче кешеләрнең һөнәрен хезмәт кенәгәсендә күрсәтергә ярамый», – дип ачыклык кертте ул.

Моннан тыш, спорт залында күнегүләр үткәрүче белгечләргә карата анык таләпләр куелмаганлыктан, хезмәтләрнең сыйфаты аксый, ә индустриядәге намуссыз оешмаларның саны арту исә гражданнарның гомерен куркыныч астына куя, дип өстәде Истягина-Елисеева.

news_right_1
news_right_2
news_bot