news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә февраль аеннан ветераннарга һәм инвалидларга пособиеләр артачак

Узган ел индексация коэффициенты 1,025 тәшкил иткән, быел - 1,043.

(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиядә 1 февральдән пособиеләр, түләүләр һәм компенсацияләр индексацияләнәчәк. Индексациянең билгеләнгән коэффициенты - 1,043. Әлеге карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Документ Хөкүмәтнең рәсми сайтында бастырылган.

Индексация инвалид, ветераннар һәм балалары булган гражданнарга бирелә торган пособиеләргә, түләү һәм компенсацияләргә кагыла. Ул шулай ук производствода һөнәри авырулардан һәм бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль иминләштерү вакытында түләнә торган акчаларга да кагылачак.

Узган ел индексация коэффициенты 1,025 тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot