news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә эштән азат итүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде

Үзгәрешләр электрон хезмәт кенәгәләренә күчү турындагы закон буенча каралган.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). 1 февральдән Россиядә хезмәткәрләрне эштән азат итүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. РФ Хезмәт министрлыгының яңартылган стандартлары нигезендә эштән азат ителүче хезмәткәргә хәзер СТД-Р формасы буенча хезмәт эшчәнлеге турында белешмә бирелергә тиеш.

Документка әлеге эш бирүчедә хезмәт куйган вакыт һәм бу чорда нинди вазифаларда булу турындагы мәгълүмат кергән.

Яңалык РФ Президенты Владимир Путин 2019 елның декабрь уртасында имзалаган электрон хезмәт кенәгәләренә күчү турындагы закон буенча каралган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100