news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә эшсезлек мартта 5,4 процентка кимегән

Иң түбәy күрсәткеч - Мәскәүдә, иң югарысы - Ингушетиядә.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Россиядә теркәлгән эшсезлек 2017 елның мартына 5,4 процентка кимегән, дип хәбәр итә "Известия" газетасы, Россия статистикасы ведомствосына сылтама ясап.

Бу күрсәткеч февраль һәм январь белән чагыштырганда 0,2 процентка азрак һәм узган елгы күрсәткечкә караганда 0,6 процентка кимрәк.

2017 елның мартына алынган мәгълүматлар буенча, Россиядә рәсми рәвештә эшләмәүчеләр 4,1 миллионны тәшкил итә, дип язылган идарә хисабында.

Россия статистикасы белдерүенчә, I квартал йомгаклары буенча, гомумән алганда, Россиядә эшсезлек 5,6 процентка җиткән.

Мәскәүдә күрсәткеч күпкә түбән – 1,6 процент, Санкт-Петербургта — 1,7 процент.

Эшсезләр санының югары иң югары күрсәткече Төньяк Кавказда теркәлгән: Ингушетиядә — 27,1 процент, Карачай-Черкесиядә — 15,9 процент, Чечняда — 14,3 процент.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot