news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә эшсезлек дәрәҗәсе минималь күрсәткечкә җиткән

Быелның җәйге чорында эшкә сәләтле яшьтәге гражданнар саны 46,2 миллион кеше тәшкил иткән, шуларның 3,5 миллионы эшкә урнаштырылмаган.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Быелның августында Россиядә эшсезлек дәрәҗәсе күпьеллык күзәтүләр чорында минималь күрсәткечкә җиткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы үз тикшеренүләренә таянып хәбәр итә.

Росстат мәгълүматларына таянып, агентлык илнең 39 төбәгендә эшсезлек дәрәҗәсенең ил буенча уртача күрсәткечләргә караганда түбәнрәк булуын, ә быелның җәйге чоры нәтиҗәләре буенча, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, аның 58 төбәктә кимүен билгеләп үтә.

Быелның җәйге чорында эшкә сәләтле яшьтәге гражданнар саны 46,2 миллион кеше тәшкил иткән, шуларның 3,5 миллионы эшкә урнаштырылмаган. Агентлык тикшеренү вакытында ничә еллык мәгълүматларның каралуын күрсәтми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100