Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә эшсезлек өчен пособиены арттырырга җыеналар
Россия Хезмәт министрлыгы әзерли торган канун проектында эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләмен арттыру тәкъдим ителә.
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсезлек буенча пособие күләмен арттыруны планлаштыра торган канун проекты әзерли. Бу хакта “Известия” яза.
Канун проектында эшсезлек өчен пособиенең минималь һәм максималь күләмен арттыру тәкъдим ителә. Шулай ук үзгәрешләр кешене эшсез итеп тану процедурасын гадиләштерәчәк, дип хәбәр итәләр ведомствода.
Россиядә хәзерге вакытта эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 850 сум, максималь күләме 4900 сум.
Хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикова сүзләренчә, илдә эшсезлек дәрәҗәсе әкренләп кими. Теркәлгән эшсезләр саны, пособие күләме түбән булу сәбәпле, гамәлдәгедән азрак. Акча аз булганга, кешеләр пособие алуга кәгазь җыюдан, Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлүдән баш тарталар, дип белдергән Голикова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз