news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә эшсезләргә түләү өчен тагын 35 млрд сум акча бүленәчәк

Бүлеп бирелгән акчаларны файдалануның нәтиҗәлелеген Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәте тикшерә.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә эшсезлек буенча пособиеләр түләүгә тагын 35,3 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Элегрәк бу максатларга 109,4 млрд сум җибәрелгән иде инде. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин тиешле карарны имзалады.

Өстәмә финанслау эшсезлек буенча түләп бетерелмәгән пособие булмасын өчен расланган иде. Министрлар Кабинетында авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга даими һәм тулы түләүләрне гамәлгә ашыру өчен, кирәк булганда, бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирергә мөмкиннәр, диделәр.

Бүлеп бирелгән акчаны тотуның нәтиҗәлелеген контрольдә тоту белән Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәте шөгыльләнәчәк.

«Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәте 2021 елның 1 февраленә кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәтенә доклад тәкъдим итеп, әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән бюджет ассигнованиеләрен максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны контрольдә тотарга кирәк», - диелә карар текстында.

Хәзер Россиядә эшсезлек буенча пособие күләме 1,5 меңнән алып 12,13 мең сумга кадәр тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100