news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә эшсезләр өчен социаль контракт төзүне гадиләштерәчәкләр

Бу эшсез гражданнар өчен дәүләттән ярдәм алуны җиңеләйтәчәк дип паланлаштырыла.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россиядә эшсезләр өчен социаль контракт төзү процессын гадиләштерәчәкләр.

Бу процессны гадиләштерү әлеге категория гражданнар өчен дәүләттән ярдәм алуны җиңеләйтәчәк дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналында.

Аз керемле гаиләләрнең керемнәрен бәяләгәндә, 1 марттан соң эштән киткән һәм эшсез дип танылган гражданнарның хезмәт хакы исәпкә алынмаячак.

Социаль контракт җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә үз эшен ачарга, ярдәмче хуҗалыкларны үстерергә яки эшкә урнашырга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot