news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнәчәк

Пенсия күләме инфляция күрсәткеченнән артыграк индексацияләнәчәк.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 2021 елның 1 гыйнварыннан 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 2021 елның 1 гыйнварыннан 6,3 процентка, ягъни инфляциядән югарырак индексацияләнәчәк. Һәм киләсе елларда да пенсия индексациясе инфляциядән югары булачак», — диде Татьяна Голикова Дәүләт Советы һәм Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Советның уртак утырышында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100