news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан индексацияләнә башлаячак

Премьер-министр Дмитрий Медведев шул мәсьәләне хәл итү буенча җаваплы министрлык һәм идарә тармакларына йөкләмә бирде.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Премьер-министр Дмитрий Медведев эшләүче пенсионерларның пенсияләрен өстәмә индексацияләү турындагы мәсьәләне эшләү буенча йөкләмә бирде. Сүз эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүнең элеккеге схемасына кайту турында бара. Әлеге мәсьәләдә Россия Хезмәт һәм социаль яклау, Финанс, Икътисади үсеш министрлыклары һәм Пенсия фонды икътисади-финанс ягыннан дәлилләнгән күзаллавын 2017 елның 24 маена кадәр тәкъдим итәргә тиешләр. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Быелның 1 июненә Финанс, Икътисади үсеш министрлыкларына дәүләт демографик сәясәтен, шул исәптән бала тууны стимуллаштыруга юнәлтелгән чараларны камилләштерү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәрне дә хөкүмәткә тапшыру йөкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100