Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә эшче һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр саны арткан
9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 59 проценты сентябрьдән урта һөнәри белем ала башлаячак.
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россиядә эшче һөнәрен яки урта буын белгечлеген үзләштерергә теләүчеләр арта. Яңа ук елыннан урта һөнәри белем алу программасын өйрәнүгә 976 меңнән артык беренче курс студенты керешәчәк, дип хәбәр итә russian.rt порталы.
Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган быелгы кабул итү кампаниясе мониторингының мәгълүматлары буенча, 9 сыйныфны тәмамлаучыларның 59 проценты сентябрьдән урта һөнәри белем ала (СПО) башлаячак. 2016-2017 уку елында бу күрсәткеч - 934 мең, 2015-2016 елда 910 мең кешене тәшкил иткән.
2016 ел йомгаклары буенча, яшьләр арасында урта һөнәри профессияләрнең иң киң таралганы - пешекче-кондитер, автомеханик, эретеп ябыштыручы, авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист, чәчтараш, электромонтер, сатучы, төзелеш эшләре остасы һәм башкалар булган. Шулай ук күпчелек кеше локомотив машинасын йөртүче һәм металл эшкәртү өлкәсендә станокчы һөнәрен үзләштерергә тели. Кран машинисты, төзелеш машиналарын ремонтлау буенча слесарь һәм тегүчегә дә ихтыяҗ зур.
2016 – 2017 уку елында урта һөнәри белем юнәлешләре буенча 2,85 миллионга якын кеше әзерлек үткән, 2015 – 2016 уку елында аларның саны 2,73 миллион булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз