news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә эш көненең озынлыгы Хезмәт кодексында беркетеләчәк

Эш көненең озынлыгын һәм отпускка чыгу кагыйдәләрен Хезмәт кодексында билгелиячәкләр.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә эш көненең озынлыгын һәм отпускка чыгу кагыйдәләре Хезмәт кодексында беркетеләчәк. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгың матбугат бүлеге хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Хәзерге вакытта эш көненең озынлыгы, ел саен түләнә торган түләүле отпускны исәпләү кагыйдәләре совет чорындагы норматив-хокукый актларга нигезләнеп эшләнә. «Ул РФ Хезмәт кодексының 423 маддәсе нигезендә гамәлдә. Закон проекты әлеге нормаларны һәм кагыйдәләрне турыдан-туры Хезмәт кодексында беркетә», — дип языла хәбәрдә.

Хезмәт министрлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта СССРның хезмәт комиссариаты тарафыннан 1930 елның 30 апрелендә расланган «Чираттагы һәм өстәмә отпусклар турындагы кагыйдәләр» гамәлдә. Эш көненең озынлыгы 1917 елның 29 октябрендә кабул ителгән РСФСР халык комиссарлары советының «Сигез сәгатьлек эш көне» декреты белән беркетелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot