Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә эш бирүчеләрнең дүрттән бер өлеше 2019 елда штатны кыскарту турында планлаштыра
Эш бирүчеләрнең 18 проценты, киресенчә, яңа елны штатны киңәйтүдән башларга уйлый.
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Россиядә эш бирүчеләрнең дүрттән бер өлеше диярлек 2019 елны штатны кыскартудан, ә 18 проценты аны киңәйтүдән башларга уйлый. Бу хакта Rabota.ru порталы тикшеренүләренә сылтама белән “Российская газета” яза.
Портал мәгълүматлары буенча, кыскартуларның күбесе медиа, маркетинг һәм азык-төлек өлкәсенә кагыла.
Эш бирүчеләрнең 33 проценты яңа елда хезмәткәрләрен укытуны планлаштыра. Нигездә ул IT һәм финанс өлкәсе, шулай ук бизнес хезмәтләре күрсәтелүче компанияләргә кагылачак.
Тикшеренү төрле өлкәдән 300 эш бирүче арасында уздырылган. Тәкъдим ителгән сораулардан алар берничә җавап вариантын сайлап ала алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз