news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә эш бирүчеләренең яртысыннан артыгы хезмәткәрләренә Яңа елга премия түләми

Иң «саран» эш бирүчеләр – төзелеш өлкәсендә.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Rabota.ru сервисы экспертлары тарафыннан үткәрелгән тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия эш бирүчеләренең яртысыннан артыгы (58 процент) Яңа ел уңаеннан үз хезмәткәрләренә премия бирмәячәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Респондентларның 24 проценты билгеләп үткәнчә, премияне кайбер хезмәткәрләр генә алачак. Компанияләрнең 18 проценты барлык хезмәткәрләренә дә премия өләшергә ниятли.

Тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, иң «юмарт» эш бирүчеләр – IT, иң «сараннары» - төзелеш өлкәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot