news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә эш бирүчеләр йокылары туймаган хезмәткәрләр аркасында хезмәт хакын арттырып түли

Эш көннәрендә йокы туймау фактын сораштырылучыларның 51 проценты белдергән.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ ). Россиядә эш бирүчеләр йокылары туймаган хезмәткәрләрнең нәтиҗәсез эше өчен аена 190 млрд сум хезмәт хакын арттырып түли. Бу хакта “Коммерсант” НАФИ аналитик үзәге уздырган тикшеренүләргә сылтама белән хәбәр итә.

Эш көннәрендә йокы туймау аркасында эшкә сәләтлелекне 0 дан 100 процентка кадәр шкала белән билгеләгәндә, бу күрсәткеч уртача 80 процентны күрсәткән.

Йокы туймауның төп сәбәпләре — телевидение тапшырулары карау, компьютер уеннары яки төнгә кадәр китап уку. Икенче төп сәбәп – нормадан тыш эшләү.

Хезмәткәрләрнең атнасына уртача 3,7 эш көнлек йокылары туймый. Сораштырылучыларның 51 проценты эш көннәрендә йокы туймау турында әйткән. Һәр дүртенчесе атнаның биш көнендә, һәр бишенчесе ике көнендә йокысы туймавын җиткергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100