news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә еллык инфляция октябрьдә 3,5 процентка җиткән

Россия Икътисад үсеше министрлыгы бәяләве буенча, инфляция ел нәтиҗәләре күрсәткечендә 3,7–3,9 процентны тәшкил итәргә мөмкин.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Россиядә, сентябрьдәге 3,4 процент белән чагыштырганда, еллык күзаллавында инфляция октябрьдә 3,5 процентка җиткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бу 0,2 проценттан 0,4 процентка кадәр айлык үсешкә туры килә, диелгән Дәүләт федераль статистика хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәрендә.

Россия Икътисад үсеше министрлыгы фаразлавынча, Россиядә 2018 йомгаклары буенча инфляция 3,7–3,9 процентны тәшкил итәргә мөмкин.

Бу Үзәк Банкның якынча 4 процент максатчан күрсәткеченә туры килә.

Татарстан Хөкүмәте мәгълүматы нигезендә, республикада инфляция Үзәк Банкның якынча 4 процент максатчан күрсәткеченнән артмый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot