news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә электрон паспортны биргәндә кәгазь паспортларны гамәлдән чыгарырга җыеналар

Хөкүмәт цифрлы документны алу тәртибен, шулай ук проектны сынау төбәкләрен билгели.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр паспортның берьюлы ике версиясенә ия булмаячак, чөнки электрон паспортны тапшырганда кәгазе гамәлдән чыгарылачак.

«Гражданның бер үк вакытта ике паспорты да гамәлдә була алмый. Элегрәк Россия гражданина бирелгән кәгазь паспорт гамәлдән чыгарылачак», — дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән ТАСС.

Министрлыкта паспортның яңа версиясе ирекле нигездә биреләчәген искә төшерделәр. Аны Россиядә яшәүче 14 яше тулган һәм өлкәнрәк гражданнар алачак. Хөкүмәт цифрлы документны алу тәртибен, шулай ук проектны сынау төбәкләрен билгели.





news_right_1
news_right_2
news_bot