Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә электрон паспортлар бирү таләпләре әзерләнә
Электрон паспортлар теләк белдергән РФ гражданнарына 14 яшьтән биреләчәк.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы электрон паспортларны бирү һәм рәсмиләштерү тәртибе таләпләрен әзерлиләр. Бу хакта ТАСС яза.
«Хәзерге вакытта электрон мәгълүмат саклаучы РФ гражданины паспорты проектын реализацияләү барышында әлеге электрон паспортларны бирү кагыйдәләре таләпләре җентекләп эшләнә», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, хәзер электрон паспортның бирелү һәм кулланылышына карата, шулай ук аны рәсмиләштерү өчен кирәк булган җиһазларга булган таләпләр карала. «Хокукый актлар, электрон паспорт бирү тәртибе ведомствоара килешү процедурасын уза», — дип өстәделәр ведомствода.
Эчке эшләр министрлыгында хәбәр ителгәнчә, беренчеләрдән булып электрон паспортлар Мәскәүдә кертеләчәк. Калган төбәкләрдә техник әзерлек дәрәҗәсенә карап эшләнәчәк. Электрон паспортлар теләк белдергән РФ гражданнарына 14 яшьтән биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз