news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә электрон паспортлар бирү таләпләре әзерләнә

Электрон паспортлар теләк белдергән РФ гражданнарына 14 яшьтән биреләчәк.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы электрон паспортларны бирү һәм рәсмиләштерү тәртибе таләпләрен әзерлиләр. Бу хакта ТАСС яза.

«Хәзерге вакытта электрон мәгълүмат саклаучы РФ гражданины паспорты проектын реализацияләү барышында әлеге электрон паспортларны бирү кагыйдәләре таләпләре җентекләп эшләнә», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, хәзер электрон паспортның бирелү һәм кулланылышына карата, шулай ук аны рәсмиләштерү өчен кирәк булган җиһазларга булган таләпләр карала. «Хокукый актлар, электрон паспорт бирү тәртибе ведомствоара килешү процедурасын уза», — дип өстәделәр ведомствода.

Эчке эшләр министрлыгында хәбәр ителгәнчә, беренчеләрдән булып электрон паспортлар Мәскәүдә кертеләчәк. Калган төбәкләрдә техник әзерлек дәрәҗәсенә карап эшләнәчәк. Электрон паспортлар теләк белдергән РФ гражданнарына 14 яшьтән биреләчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot