Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә электрон хәрби билет кертеләчәк
Электрон картага фамилия, исем, әтисенең исеме, туган елы, яшәү урыны һәм белеме, шулай ук эш турында мәгълүмат һ.б. тупланачак.
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Дәүләт Думасы кичә, 20 ноябрьдә, электрон хәрби билет кертү турындагы закон проектын кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Федерация Советы әгъзалары әзерләгән хәрби исәп документы буларак шәхси электрон карта турындагы закон проекты Федераль Җыенның түбән палатасына кертелгән.
Электрон картага фамилия, исем, әтисенең исеме, туган елы, яшәү урыны һәм белеме, шулай ук эш турында мәгълүмат, хәрби хезмәткә яраклылык, сәламәтлек торышы, хәрби-исәптәге һәм гражданлык белгечлеге, спорт разряды (булган очракта) һәм башка шундый мәгълүматлар туплана.
Закон чыгаручылар кәгазь хәрби билетны кире кагуны планлаштырмый.
Электрон карталар хәрби хезмәт итү бурычы булган һәркемгә теләк буенча бирелә, дип аңлаткан Дәүләт Думасының Оборона буенча комитет рәисе, Һава десант гаскәрләренең экс-командиры Владимир Шаманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз