news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә электр энергиясен урлаган өчен җәзаны катгыйландырдылар

Шул хактагы закон 9 июньдә үз көченә керде.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Россиядә электр һәм җылылык челтәрләренә законсыз төстә кабаттан тоташкан өчен штраф керттеләр. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Шул хактагы закон 9 июньдә үз көченә керде. Электр һәм җылылык челтәрләренә беренче тапкыр үз белдегең белән тоташкан өчен штрафларның күләме шул килеш калды. Физик затлар моның өчен – 10-15 мең, юридик затлар 100-200 мең сум түләргә тиеш.

Хәзер исә электр энергиясен кабат урлаган өчен физик затлар 15-30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак. Вазифаи затларны 2-3 елга эшчәнлекләреннән читләштерергә, шулай ук 80-200 мең сум штраф салырга мөмкиннәр. Юридик затлар өчен штрафның күләме 200-300 мең сум тәшкил итәчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100