news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә электр энергиясе өчен түләмәүчеләргә штрафны арттырырга тәкъдим иттеләр

Штрафны 100-200 мең сумнан 200-400 мең сумга кадәр җиткерү турында сүз бара.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). «Совет рынка» коммерцияле булмаган партнерлык электр энергиясе өчен түләмәгән өчен штрафларын ике тапкыр арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда «Известия» газетасына партнерлык ассоциациясе идарәсе рәисе Максим Быстров хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, санкцияләрне электр утын сүндерми торган кулланучыларга — торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә һәм тормыш өчен кирәкле объектларга, шулай ук куркыныч производстволарга таратырга телиләр.

«"Совет рынка" коммерцияле булмаган партнерлык электр энергиясе өчен түләмәүче һәм финанс гарантияләр бирмәүче юридик затларга административ штрафларны ике тапкыр арттырырга, ягъни 100-200 мең сумнан 200-400 мең сумга кадәр җиткерергә тәкъдим итә», — дип сөйләде Быстров.

«Совет рынка» коммерцияле булмаган партнерлык ассоциациясе идарәсе рәисе Максим Быстров шулай ук штрафны кисәтүгә алыштыру һәм ел дәвамында кабат хокук бозулар өчен җәзаны катгыйландыру мөмкинлеген кире кагу идеясен белдерде. Аның сүзләренчә, мөрәҗәгать Энергетика министрлыгына карауга юнәлтелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100