news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә элеккеге түрәләрнең керемнәрен тикшерү буенча закон проекты әзерләнә

Әлеге закон проектын гамәлгә ашыруның механизмнарын булдыру өстендә эшлиләр.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ”). Россия Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисе урынбасары Эрнест Вәлиев ("Бердәм Россия") элеккеге түрәләрнең керемнәрен тикшерү буенча закон проекты өстендә эшли. Бу законны гамәлгә ашыру механизмнары әлеге инициативаны күтәреп чыккан Генераль прокуратура белән берлектә алып барыла, ди депутат, дип яза ТАСС.

“Теләк бар, ләкин әлегә төп проблема — моның механизмнарын булдыруда”, — дигән Эрнест Вәлиев. “Әгәр дә түрә керемнәр турында декларацияне тутырмаса яисә ялган мәгълүматлар тапшырса, аны хезмәттән азат итәләр. Ә пенсионерны нишләтергә?” — дип сорау куя депутат.

“Мәсәлән, без элеккеге түрәләргә керемнәре турында мәгълүмат тапшырырга кушсак, ә ул моңардан баш тартса, без аларны ничек мәҗбүр итә алабыз? Без шуның механизмнары турында уйлыйбыз. Ахыр чиктә салым хезмәте тиешенчә оештырылса, моны бәлки гамәлгә ашырып буладыр”, — дип исәпли депутат. Ул әлеге закон проекты Россия Дәүләт Думасына кертеләчәк вакытны төгәл билгеләмәсә дә, аның озакка сузылмаячагы турында әйткән.

2016 елның июлендә “Известия” Генпрокуратураның коррупциягә каршы законнарны үтәү буенча күзәтчелек буенча идарә башлыгы Александр Русецкийга сылтама биреп, бу ведомство яңа закон проекты өстендә эшләвен хәбәр иткән иде. Ул закон проектында хәзерге вакытта хезмәттә булган гына түгел, ә элеккеге түрәләрнең дә керемнәрен тикшерү таләпләре турында сүз баруы әйтелде.

Гамәлдәге закон буенча түрәләр керемнәре турындагы декларацияне ел саен 1 апрельгә кадәр тапшырырга тиеш. Бу мәгълүматлар тикшерү узганнан соң алар белән якынча ике атнадан соң киң җәмәгатьчелек тә таныша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100