news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Ел футболчысының исеме билгеле булды

Мәскәүнең ЦСКА клубы капкачысы Игорь Акинфеев — икенче, шул ук команданың сакчысы Марио Фернандес - өченче урында.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның «Зенит» клубы һәм футбол буенча Россия җыелма командасы һөҗүмчесе Артем Дзюба «Футбол» атналыгы традицион рәвештә үткәрә торган сораштыру нәтиҗәләре буенча Россиядә 2018 елның иң яхшы уенчысы дип табылды. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итте.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча Артем Дзюба 614 очко җыйган. Мәскәүнең ЦСКА клубы капкачысы Игорь Акинфеев (245) — икенче, шул ук команданың сакчысы Марио Фернандес (215) өченче урында.

2018 елда үткәрелгән сораштыруда барлыгы 40 футболчының исеме телгә алынган. Аларның сигезе - «Зенит», тагын сигезе - «Локомотив», җидесе – ЦСКА, алтысы «Спартак» командаларында чыгыш ясый. Узган елда «Спартак» ярымсакчысы Квинси Промес (ул хәзерге вакытта Испаниянең «Севилья» клубында уйный) иң яхшы футболчы дип табылган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot