Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ел башыннан үлүчеләр саны 32 мең кешегә кимегән
Вице-премьер Ольга Голодец Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эшен югары бәяли.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә ел башыннан үлүчеләр саны 32 мең кешегә кимегән. «Россия сәламәтлек саклау системасы бүген: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» дигән темага багышланган конгресста социаль мәсьәләләр буенча вице-премьер Ольга Голодец шул хакта хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта бездә үлүчеләр саны кими һәм гомер озынлыгы артуга таба бара. Әйтик, ел башыннан алып якты дөнья белән хушлашкан кешеләр саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 32 меңгә кимегән», - дигән ул.
Голодец шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эшен югары бәяли. «Әгәр 2014 ел башында гомер озынлыгы 70 яшьтән узды дип горурлансак, быел инде без 72,5 яшь чиген үтеп киттек. Бу – сәламәтлек саклау системасының гаять зур, ышандырырлык нәтиҗәсе. Һәм ул бик югары бәягә лаек», - дип өстәгән Голодец.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз