news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә дуңгызларның Африка чумасыннан килгән зыян 40 миллиард сумнан арткан

Россиянең Дуңгызчылык берлеге генераль директоры чир таралашының сәбәбен шәхси хуҗалыкта дуңгызларны тикшермәүдә күрә.

(Казан, 5 декабрь, ”Татар-информ”). Россиядә дуңгызлар арасында таралган Африка чумасы авыруыннан килгән зыян сигез елда 40 миллиард сумнан артып киткән, дип әйткән Россиянең Дуңгызчылык берлеге генераль директоры Юрий Ковалев “Агроинвестор" журналы оештырган “Россиянең агрохолдинглары” конференциясендә. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

“2016 ел – соңгы сигез ел эчендә акча ягыннан иң кыен ел булды. Сигез елда без 2 миллион дуңгызны яндырганбаз, аннан 40 миллиард сумнан артык зыян килгән, һәм әлеге афәт дәвам итә”, - диде ул.

Чир таралашының сәбәбен Юрий Ковалев шәхси хуҗалыкта дуңгызларны тикшереп тормыйча асрауда һәм дуңгыз үләксәләрен дөрес итеп үтильләштермәүдә күрә.

Африка чумасына каршы торуда, аның фикеренчә, чаралар күрелергә тиешле. “Ветеринария хезмәте принципларын үзгәртергә, сәнәгать җитештерүендә ветеринария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгыйлатырга, законлы тәртип урнаштырырга, хисап, контроль, кагыйдәләрне үтәргә кирәк”, - ди белдерә Юрий Ковалев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot