news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә диспансеризацияне кичке вакытта да узып булачак

«Бу процессны оештыру — төбәкләрнең җаваплылык зонасы», — диде Хөкүмәт башлыгы.

Россиядә диспансеризацияне кичке вакытта да узып булачак
архив

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев гражданнар профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризацияне көндез генә түгел, шимбә һәм кичке вакытта да үтә алачак, дип белдерде. Бу хакта «Известия» яза.

«Бу процессны оештыру — төбәкләрнең җаваплылык зонасы», — дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы. 

Түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасына үзгәрешләр кертә торган карарга кул куелды.

Россиядә паллиатив ярдәмгә мохтаҗ һәр россияле, теркәлү урынына карамастан, илнең теләсә кайсы субъектында ярдәм алырга мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot