Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә декреттагы әтиләрнең хокукларын аналарныкы белән тигезләргә тәкъдим иттеләр
«Россия халкын эш белән тәэмин итү» законы буенча, яшь әниләр мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итеп, дәүләт хисабына яңа һөнәр үзләштерә яки квалификация арттыру курслары уза ала.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә өч яшькә кадәрле баланы тәрбияләү буенча декрет ялында булган әтиләрнең хокукларын аналарныкы белән тигезләргә тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, аларга һөнәри белем алу яки квалификация арттыру курсларын узу мөмкинлеге булырга тиеш. Бу хакта Россия Дәүләт Думасына сылтама белән «Известия» яза.
«Россия халкын эш белән тәэмин итү» законы буенча декреттагы хатын-кызлар мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итеп, дәүләт хисабына яңа һөнәр үзләштерә яки квалификация арттыру курслары уза ала. Шулай итеп, хатын-кызларның алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге күбрәк була.
Әмма, декрет ялында булган әтиләр өчен мондый мөмкинлек каралмаган. Шуңа күрә Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Светлана Бессарабская законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Закон проекты Россиянең Хезмәт министрлыгына җибәрелгән.
Басма китергән мәгълүматларга караганда, яңа закон кабул ителгән очракта бу яңалык декреттагы 1,47 млн ата-ананың 2 процентына кагылачак. Хәзерге вакытта Россиядә декреттагы әтиләр санын исәпләү алып барылмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз