news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә декрет яллары һәм «больничный» өчен түләү системасын үзгәртәчәкләр

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы яңа закон проекты әзерли. Аның ярдәмендә россиялеләр гарантияле рәвештә барлык иминият түләүләрен алу хокукына ия булачак.

Россиядә декрет яллары һәм «больничный» өчен түләү системасын үзгәртәчәкләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россиядә «больничный» кәгазьләре, чираттагы һәм декрет ялларына түләү системасын тамырдан үзгәртәчәкләр. 2021 елдан аларны эш бирүчеләр түгел, ә Социаль иминият фонды компенсацияләячәк. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы яңа закон проекты әзерли. Аның ярдәмендә россиялеләр гарантияле рәвештә барлык иминият түләүләрен алу хокукына ия булачак.

«Бу гражданнарга хезмәт күрсәтүдә сыйфат ягыннан тагын да югарырак дәрәҗәгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк», — дип аңлаттылар Россия Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә.

Закон проекты хезмәткәрләргә кайбер өстенлекләр бирә. Әйтик, эш бирүченең түләүләр өчен акчасы булмаска мөмкин.

«Тагын бер өстенлеге шунда — хезмәткәр, „больничный“ акчасын турыдан-туры Социаль иминият фонды кассасыннан алганда, үзен тынычрак хис итәчәк. Хәзер исә бу акчаны эш бирүче түли, аңа әлеге акчалар ел ахырында Социаль иминият фондына взнос түләгән вакытта исәпләнә», — дип искәртте Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе рәисенең беренче урынбасары Андрей Исаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100