news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә даруларга бәя артачак

Бер кап даруның үзкыйммәте уртача 80 тиенгә артачак.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Россиядә даруларга бәя артачак. Бу мәҗбүри маркировкалау белән бәйле. Бу хакта “Российская газета” яза.

Дару җитештерүчеләр мәҗбүри маркировка кертү ничә сумга төшәчәген санап чыгарган. Бер кап даруның үзкыйммәте уртача 80 тиенгә артачак. Әлеге мәгълүмат криптосаклау һәм маркировка кертү мәсьәләләре буенча Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмәдә әйтелде. 

Якын арада маркировка таләпләре даруханәләрнең лицензия документларына кертеләчәк. Маркировканы кертү якынча 100 млн сумга төшәчәк. Нәтиҗәдә бер кап даруның үзкыйммәте 80 тиенгә, ә криптокод бәясе белән 1,3 сумга артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100