news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә дару бәяләре 7 процентка артачак

Җитештерүчеләр кыйммәтле һәм сыйфатлы препаратлар файдасына арзанлы дарулардан баш тарта.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел Россиядә дару бәяләре уртача 7 процентка артачак, дип яза «Известия».

Узган елда Россия җитештерүчеләре кыйммәтле дарулар эшләп чыгара башлады, аларның уртача бәясе 7 процентка артты. Әйтик, 2017 елның 10 аенда Россия фармацевтика базары, акчага күчереп исәпләгәндә, 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда, 10 процентка артты һәм 1 триллион сумнан артып китте, дип билгеләп үттеләр РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.

Әлеге вазгыять дару бәяләренең артуы турында сөйли – алар 7 процентка күтәрелде, дип искәртте Сәламәтлек саклау һәм медицина менеджментын оештыру фәнни-тикшеренү институты директоры Давид Мелик-Гусейнов. Препаратлар сатуга чыккач, аларның бәясе тагын шуның кадәр артачак, дип саный эксперт.

Җитештерүчеләр кыйммәтле һәм сыйфатлы препаратлар файдасына арзанлы дарулардан баш тарта, ди «Полисан» фармацевтика компаниясе директоры Евгений Кардаш.

Шунысын да искәртик: 2017 елда Россиядә иң кирәкле дарулар ике процентка диярлек арзанайды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100