news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә дачаны торак йорт дип тану процедурасын гадиләштерәчәкләр

Яңа тәртип Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә дачаны торак йорт дип тану процедурасын гадиләштерәчәкләр. РФ Икътисади үсеш министрлыгы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының әлеге башлангычын хуплаган. Бу хакта «Известия» газетасы Икътисади үсеш министрлыгы вәкиле Алексей Бутовецкийга таянып хәбәр итә.

Хәзерге вакытта дачаны даими яшәү өчен яраклы йорт дип тану өчен суд карары, ә кайбер очракларда махсус комиссия бәяләмәсе кирәк.

Яңа тәртип документларны дәүләт органнарына күпфункцияле үзәк аша тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Җавап 45 тәүлектән соң килергә тиеш.

РФ Иҗтимагый палатасының торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм юллар комиссиясе рәисе Игорь Шпектор фикеренчә, бу Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган бурычны (ел саен 120 миллион квадрат метр торак сафка бастыру) хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.  

news_right_1
news_right_2
news_bot